2020 елның 9 нчы июнендә 12:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының агымдагы елның 1 нче кварталында хокук куллану практикасы нәтиҗәләре буенча гавами фикер алышу булачак. Чара Zoom платформасы базасында хуҗалык итүче субъектларга норматив хокукый актларның мәҗбүри таләпләрен массакүләм һәм типик бозуларны аңлату максатында, конференция режимында үткәреләчәк.
Конференция сылтамасын, идентификаторын һәм паролен алу өчен Министрлыкка gkn.mlh@tatar.ru электрон почтасы адресына хат җибәрергә кирәк яки 8 (843) 221-37-29 телефоны буенча шалтыратыгыз.
Норматив хокукый актларның мәҗбүри таләпләрен бозу, федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагын) гамәлгә ашыру буенча искәрмәләрне һәм аңлатмаларны кире элемтәнең түбәндәге каналларыннан файдаланып җибәрергә мөмкин:
– электрон почта адресы: gkn.mlh@tatar.ru;
– тел.: 8 (843) 221-37-29;
– Министрлыкка язмача мөрәҗәгать итү юлы белән, түбәндәге адрес буенча: 420124, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Ямашев проспекты, 37А.