Санитар-экологик икеайлык кысаларында республиканың урман фонды территориясеннән 304 куб. метр каты көнкүреш калдыгы чыгарылган

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасында узган санитар-экологик икеайлык кысаларында урман фонды территориясен чистарту эшләре башкарылган. Торак пунктлары тирәсендә һәм федераль һәм төбәк әһәмиятендәге юллар янәшәсендәге урман биләмәләрендә рейдлар уздырылган. Санитар-экологик икеайлык быелның 1 нче апреленнән 31 нче маена кадәр узды.

Рейдлар нәтиҗәсендә 304,2 куб метр каты көнкүреш калдыгы җыеп алынган һәм чыгарылган. Шулай ук әлеге чорда дәүләт урман инспекторлары урманнарда санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.31 статьясы буенча административ хокук бозулар турында 34 беркетмә төзегән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International