«Лето красное – ты самое прекрасное» шигырь сөйләүчеләр һөнәри берлек конкурсына йомгак ясалды

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

«Лето красное – ты самое прекрасное» шигырь сөйләүчеләр һөнәри берлек конкурсына йомгак ясалды. Чара Халыкара балаларны яклау көненә багышланган иде. Аны оештыручы – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының башлангыч һөнәри берлек оешмасы.

Конкурс Министрлыкның дәүләт граждан хезмәткәрләренең 4-15 яшьлек балалары арасында уздырылды. Конкурс шартлары буенча, анда катнашучылар җәй (табигать күренешләре, чәчәкләр, бөҗәкләр һ.б.) турында балалар шигырь сөйли торган видеороликларны оештыру комитетына җибәрергә тиеш иде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча «4-6 яшьлекләр арасында иң яхшы шигырь сөйләүче» номинациясендә Казан шәһәренең 29 нчы прогимназиясендә укучы Сабина Мәнихова беренче урын алды. Икенче урын Динә Гыйбадуллинага (Арча шәһәренең 4 нче балалар бакчасы – баланың үсеш үзәге) бирелде, өченче урында – Данияр Әхмәдуллин (Казан шәһәренең 99 нчы балалар бакчасы).

«7-10 яшьлекләр арасында иң яхшы шигырь сөйләүче» номинациясендә беренче урынга Казан шәһәренең М.С.Устинова исемендәге 102 гимназиянең 1 нче сыйныф укучысы Риана Тимергалиева лаек булды.

Халыкара балаларны яклау көне ел саен 1 нче июнь көнне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмнең максаты – бала хокукларын яклау, кешеләрне балигъ булмаганнар проблемасына, аларның җәмгыятьтәге роленә һәм урынына җәлеп итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International