2020 елның 5 аенда республиканың дәүләт урман инспекторлары тарафыннан административ хокук бозулар турында 299 беркетмә төзелгән

2020 елның 2 июне, сишәмбе

2020 елның 5 аенда Татарстан Республикасы территориясендә федераль дәүләт урман күзәтчелеге (урман сагы) һәм урманнарда федераль дәүләт янгын күзәтчелеге үтәлешенә йомгак ясалды. Шулай итеп, бу чорда дәүләт урман инспекторлары республиканың урман фонды җирләрендә 6,8 мең патрульлек үткәргән, административ хокук бозулар турында 299 беркетмә төзелгән.

Урманнарда санитар һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм урман кишәрлекләреннән файдаланучыларның килешү шартларын бозуы иң еш очрый торган хокук бозу очраклары булып тора.

Болар белән берлектә Россия Федерациясенең урман законнары таләпләрен бозуга юл куймау турында 1,5 мең кисәтү дә бирелгән. 1,1 мең кисәтү үтәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International