«Урман – безнең төп мәнфәгать» россиякүләм балалар рәсем конкурсының төбәк этабына йомгак ясалган

2020 елның 2 июне, сишәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы – «Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгендә «Урман – безнең төп мәнфәгать» россиякүләм балалар рәсем конкурсының төбәк этабына йомгак ясалган. Исегезгә төшерәбез, быел конкурс Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган иде. Катнашучылар үз эшләрендә конкурсның төрле аспектларын яктырткан: сугыш һәм урман, сугыш вакытында урманның әһәмияте, сугыш һәм урман хуҗалыгына китергән зыян һ.б.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, 7 яшьтән алып 8 яшькә кадәрге катнашучылар арасында беренче урын Евея Кулагинага бирелгән. Зеленодольск, «Партизан землянкасы» эше).

9-10 яшьлекләр арасында беренче урынны Владислав Евлампьев алган. Түбән Кама, «Партизан урманы»), икенче һәм өченче урыннарда – Евгения Платонова (Түбән Кама шәһәре, «Туендыручы урман», «Агачлар да сугышкан»).

11-12 яшьлекләр арасында беренче урынга Аделина Сабирова (Лаеш районы, «Сугыш ялкыны») лаек булган.

Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International