«Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре урман культураларын агротехник карау буенча эшләр башкара. «Агротехник карау – урман культураларын үстерү процессында мөһим этап, – ди урман хуҗалыгы директоры Сергей Кузнецов. – Шулай итеп без орлыкларның үсеп китүе өчен туфракны йомшару, чүп үләннәрен йолку, үсемлекләрне рәтләү юлы белән шартларны яхшырта алабыз. Бүгенге көндә мондый эшләр 40 гектар мәйданда башкарылды».
Тулаем Татарстан Республикасы буенча, агымдагы елның 2 июненә, урман культураларын агротехник карау буенча эшләр 789 га мәйданда башкарылган.