«Исләйтар урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре теплицаларда утырту материалы үстерә. «Бездә 2 теплица бар, быел май башында каен, чыршы, нарат һәм карагай орлыклары чәчтек, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Морат Ибраһимов. – Хәзер шытымнар барлыкка килде. Без көн саен чәчәкләргә су сибәбез, чүп үләннәренә каршы көрәшәбез, күптән түгел беренче тапкыр ашлама керттек. Бер атнадан үсемлекләрне авыруларга каршы сиптерергә планлаштырабыз».
Морат Ибраһимов сүзләренә караганда, әлеге утырту материалы киләсе елның язында ук урман торгызу эшләрен башкарганда файдаланылачак.
Шулай ук Арча, Әлки, Бөгелмә, Зеленодольск, Кама, Кызыл Йолдыз һәм Мамадыш урман хуҗалыклары хезмәткәрләре дә теплицаларда утырту материалы үстерә.