ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Император питомнигы» эше белән танышты

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Кама Тамагы муниципаль районында булды. Сәфәрнең максаты «Император питомнигы» эше белән танышудан гыйбарәт иде. Министрны аның урынбасары Рәис Гомәров, «Идел буе урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Рөстәм Исмәгыйлев һәм «Идел буе урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Фәрит Галиәхмәтов озатып йөрде.

Экскурсияне предприятиенең генераль директоры Александр Бахтин үткәрде.

Очрашу кысаларында республиканың шәһәрләрен һәм авыл торак пунктларын төзекләндерү һәм яшелләндерү мәсьәләләре каралды.

Белешмә өчен. «Император питомнигы» – Европада декоратив ылыслы үсемлекләр үстерү буенча иң эре питомникларның берсе. Питомникның гомуми мәйданы 360 га тәшкил итә. Предприятие эшчәнлегенең төп юнәлешләре: ябык тамыр системалы элиталы ылыслы үсемлекләр үсентеләрен үстерү һәм сату, Европадан Россия шартларында үсетерелгән һәм чыныктырылган төрле ылыслы һәм яфраклы үсемлек кәлшәләрен сату, 3-13 метр биеклектәге үзебездә җитештерелгән яфраклы олы һәм ылыслы-эре агачларны сату һәм утырту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International