Июнь килү белән календарь җәе башланды. Бу чорда урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү аркасында урман янгыннары барлыкка килү ихтималы кискен арта.
Исегезгә төшерәбез, кагыйдәләр буенча урманнарда түбәндәгеләр:
1) ылыслы яшь урманнарда, янгын булып узган, зыян салынган урын кишәрлекләрендә, торфлыкларда, агачлар киселгән (диләнкеләрдә), агач кисү калдыкларыннан һәм әзерләнгән үзагачтан чистартылмаган урыннарда, үләне корыган урыннарда, шулай ук агачларның ябалдашлары астында учак ягу;
2) янып торган шырпы, тәмәке төпчекләре һәм тәмәке төрепкәсеннән көл, пыяла (пыяла шешәләр, банкалар һәм башкалар) ташлау;
3) ау вакытында ягулык яисә пыскып торучы материаллардан тыккычлар куллану;
4) бензин, керосин яисә башка ягулык матдәләре сеңгән материалларны (кәгазь, тукыма, пәҗи, мамык һәм башкалар) шуның өчен махсус каралмаган урыннарда калдыру;
5) двигатель эшләп торганда эчке янулы двигательләр бакларына ягулык салу, туклану системасы төзек булмаган двигательле машиналардан файдалану, шулай ук ягулык салына торган машиналар янәшәсендә тәмәке тарту яисә ачык уттан файдалану;
6) урманнарны көнкүреш, төзелеш һәм бүтән төрле калдыклар белән чүпләү.
Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга 3 мең сум күләмендә, вазыйфаи затларга 20 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.
Әгәр урманда яки урман биләмәсе янында янгын шаһиты булсагыз, бу турыда 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннары буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз.