Татарстан Республикасында «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгеләрен тапшыру дәвам итә. Әлеге бүләкләргә республиканың дәүләт, социаль-икътисадый, фәнни һәм мәдәни үсешенә зур өлеш керткән татарстанлылар лаек була.
Кичә, 3 нчы июньдә, «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе «Зеленодольск урманчылыгы» ДКУ Зеленодольск кишәрлегенең урман остасы Әнвәр Саматовка тапшырылды. Җитәкче-урманчы Наил Абдуллин Әнвәр Әлфәт улына тырыш, фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм аңа нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм киләчәктә уңышлар теләде.
Саматов Әнвәр Әлфәт улының 40 елдан артык эш стажы бар, шул исәптән тармакта – 36 ел. Хезмәт эшчәнлегендә «Сельхозтехника» бүлекчәсендә, агрохимия хезмәте күрсәтү бүлекчәсендә тракторчы, Казанстройтранста – өлкән механик, Зеленодольск сынау урман хуҗалыгында урманчы булып эшли. 2007 елдан бүгенге көнгә кадәр Зеленодольск кишәрлеге урманчылыгының урман остасы вазыйфасында хезмәт куя. Хезмәттәшләре сүзләренә караганда, Әнвәр Саматов намуслы, ачык, ихлас, җаваплы булуы һәм хезмәт сөючәнлеге белән аерылып тора. Элегрәк Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты (2013 ел), Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы (2017 ел), Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының Мактау грамотасы (2017 ел) һәм «Россия урман байлыкларын саклау һәм арттыру өчен» ведомствоның аерым хөрмәтләү билгесе (2018 ел) белән бүләкләнгән иде.