Равил Кузюров эш визиты белән Әлки муниципаль районында булды

2020 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Әлки муниципаль районында булды. Анда ул урманчылык территориясендә сезонлы эшләр барышын һәм Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең янгын куркынычы сезоны кысаларында гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуга әзерлек дәрәҗәсен бәяләде. Министрны «Әлки урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илсур Зәйнуллин һәм «Әлки урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Әмир Гыйзетдинов озата йөрде.

Килеп җитү белән Равил Кузюров Әлки урманчылыгының Чернореченск кишәрлеге урманчылыгының һәм Иске Майн урманчылыгының (Ульяновск өлкәсе) урман биләмәләре арасында янгынга каршы аралык торышын тикшерде. Исегезгә төшерәбез, мондый янгынга каршы аралыклар бер төбәктә барлыкка килгән урман янгыны башка төбәккә таралмасын өчен, янгын сүндерү көчләре һәм чаралары килеп җиткәнчегә кадәр янгынны кисәтү, шулай ук янгын техникасы уңайлы хәрәкәт итә алсын өчен ясала. Шунда ук министр Чернореченск кишәрлеге урманчылыгының 16 нчы кварталында яшь үсентеләрне карау эшләренең барышы белән дә танышты. Илсур Зәйнуллин сүзләренә караганда, бүгенге көндә 7,5 га мәйданда тәрбияви кисү эшләре башкарылган, эшләрдә 5 кеше җәлеп ителгән. 

Алга таба министр Әлки урманчылыгының Юхмачы кишәрлеге белән Яңа Чирмешән урманчылыгының (Ульяновск өлкәсе) урманнары арасында янгынга каршы аралыкны карады. Моннан тыш, ул Яңа Чирмешән урманчылыгының участок урманчысы Иван Евдокимов белән дә очрашты. Очрашу барышында төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләре, урман янгыннары килеп чыккан очракта гамәлләр тәртибе, урман янгыннары формированиеләре көчләрен һәм чараларын җәлеп итү һ.б. мәсьәләләр каралды.

Эш визиты ахырында Равил Кузюров Базарлы Матак кишәрлеге урманчылыгының 96 нчы кварталында урнашкан урман хуҗалыгының базислы урман питомнигында булды. Аның мәйданы 7,5 га тәшкил итә. Илсур Зәйнуллин хәбәр иткәнчә, быел биредә 0,58 га мәйданда каен, имән, нарат, чыршы, өрәңге, тубылгы һәм акция орлыклары чәчелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International