Татарстан Республикасында урман утыртмаларын урман патологиясе буенча тикшерү эшләре алып барыла. Шулай итеп, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 5 нче июненә барлыгы 460 гектардан артык мәйданда үсентеләр тикшерелгән. Эшләр «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге һәм республика урман хуҗалыклары белгечләре тарафыннан башкарыла.
Урман патологиясе буенча тикшерү урманнарның агымдагы санитар һәм урман патологиясе буенча торышын билгеләү һәм санитар-савыктыру чараларын үткәрү өчен кирәкле документлар әзерләү максатларында үткәрелә.