Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторының әйдәп баручы консультанты дигән ТР дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрелде. Утырыш ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә узды.
Әлеге вазыйфаны биләү өчен 3 кеше дәгъва белдерде. Аларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарына, дәүләт граждан хезмәте нигезләренә, урманнарны янгыннардан саклау һәм аларны корткычлардан һәм авырулардан саклауга кагылышлы сораулар бирелде.
Исегезгә төшерәбез, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында булган вакансияләр хакында https://gossluzhba.gov.ru/vacancy рәсми сайтында, шулай ук https://minleshoz.tatarstan.ru/rus/kadrovaya-politika-test.htm Министрлык порталында белергә була.