Бүген, 5 нче июньдә, барлык илләрдә – Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көнен (World Environment Day), ә Россия Федерациясендә Эколог көнен билгеләп үттеләр.
Бу көнне Казанда, бәйрәм кысаларында, Нурсолтан Назарбаев урамындагы скверда ылыслы токым үсентеләре утыртылды. Чарада «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ, Казан районара табигать саклау прокуратурасы хезмәткәрләре, «Казанның сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 76 нчы мәктәбе» ДББУ һәм 14 нче урта гомуми белем бирү рус-татар мәктәбе укучылары катнашты.