«Исләйтар урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре урман культураларын агротехник карау буенча эшләр башкара. «Үсентеләрне вакытында утырту гына түгел, агротехник карауны да вакытында үткәрү мөһим, – ди урман хуҗалыгы директоры Морат Ибраһимов. – Шулай итеп, без үсемлекләрне тамырдан тукландыру шартларын яхшырта алабыз, аларның үсеп китүен, сакланышын һәм урман культураларының тиз үсешен тәэмин итә алабыз. Бүгенге көндә мондый эшләр 31 гектар мәйданда башкарылган, план буенча – 158 гектар».
Тулаем Татарстан Республикасы буенча, агымдагы елның 8 нче июненә, урман культураларын агротехник карау буенча эшләр 899 га мәйданда башкарылган.