Ютазы урта мәктәбенең «Зеленый патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көненә багышланган акция үткәргән. Чара кысаларында укучылар Ютазы районының Ютазы авылында чишмә территориясен чистарткан һәм төзекләндергән.
«Шулай ук без Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында утыртылган агачларга да су сиптек һәм «Тыюлык викторинасы»нда белемнәребезне тикшердек», – дип сөйләде «Зеленый патруль» берләшмәсендә катнашучы Айсылу Җамалетдинова. – Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне – бик мөһим бәйрәм. Без табигатьне сакларга тиеш, чөнки киләчәк нәкъ менә безнең гамәлләребездән тора».