Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урман хуҗалыгы директорларына урман культуралары техникасы алу өчен сертификатлар тапшырды

2020 елның 9 июне, сишәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Министрлык карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләренә урман культуралары техникасы алуга сертификатлар тапшыру тантанасы булды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Җыелган кешеләрне сәламләп, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров быел, санитар-эпидемиологик вәзгыять катлаулы булуга карамастан, урман тармагы белгечләре тарафыннан 2,4 мең га мәйданда урманнарны торгызу эшләренең вакытында башкарылуы хакында билгеләп үтте. Шулардан 2,2 мең га – урман культуралары утырту, 103 га – урманнарны үрчетү, 92 га – табигый урман торгызу эшләре.

«Бүген без сезгә «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында сатып алынган 23 берәмлек урман-культуралары техникасын тапшырабыз. Ул сезгә эшчәнлек нәтиҗәлелеген арттырырга, ә атап әйткәндә – урман культураларының киң спектрын – туфрак эшкәртү, урман культуралары утырту һәм агротехник чаралар башкару мөмкинлеген бирер, дип ышанам. Газиз республикабыз хакына фидакарь хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм һәм сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм киләчәктә дә һөнәри уңышлар телим», – диде Равил Кузюров.

Исегезгә төшерик, 2020 елда «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан – 197,7 млн.сум, шул исәптән техника сатып алуга 46,4 млн. сум акча бүлеп бирелгән иде. Министрлык карамагындагы учреждениеләргә бүген 8 агач утырту АЛП-1 агрегаты, 8 данә КЛБ-1,7 культиваторы һәм 7 ПКЛ-70 сабаны тапшырылды. Яңа техниканы Аксубай, Әлки, Биләр, Алабуга, Зәй, Зеленодольск, Исләйтар, Лаеш, Түбән Кама, Нурлат, Шәһәр яны, Саба һәм Лубян урман хуҗалыклары алды.

Элегрәк, быел, «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты буенча урман янгыннары техникасы сатып алынды һәм тапшырылды. Болар: 9 данә АЦ-3,0-40 (ГАЗ-33086) янгын сүндерү автоцистернасы, 1 данә УАЗ-390945 кече урман патруле комплексы һәм югары басымлы 2 янгынга сүндерү җайланмасы.

Белешмә өчен. «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елда тормышка ашырыла башлады. Аның төп максаты – урманнарның кимү һәм яңадан торгызылу балансын 2024 елга кадәр 100% нисбәтендә тәэмин итү. «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «Урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән 2 максатчан индикатор билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International