Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Нурлат муниципаль районында булды

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Нурлат муниципаль районына эш сәфәре кылды. Максаты – урманчылык территориясендә алып барылган сезонлы эшләр һәм Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең янгын куркынычы сезоны кысаларында гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуга әзерлек дәрәҗәсе белән танышу. Министрны «Нурлат урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Рөстәм Галиев һәм «Нурлат урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Спартак Еливанов озата йөрде.

Равил Кузюров Нурлат урманчылыгының Восход кишәрлегендәге 95, 96, 97, 98 кварталларда һәм Чулпан кишәрлегенең 66, 75, 92 кварталларында Татарстан Республикасы һәм Самара өлкәсе урман фонды территорияләрен чикләүче урман ызаны торышын тикшерде. Исегезгә төшерик, мондый урман юллары урман янгыннары таралуны кисәтү, шулай ук янгын техникасы өчен уңышлы маневр мөмкинлеге тудыру максатында ясала.

Министр шулай ук 62 кварталда яшь үсентеләргә үткәрелгән тәрбияви кисүләр барышы белән дә танышты һәм Тумба участогының 136 кварталында узган елда урман культураларын агротехник карау буенча башкарылган эшләрнең сыйфатын бәяләде. Рөстәм Галиев бүгенге көндә урманчылык территориясендә яшь үсентеләрне карау өчен 50 га мәйданда агачлар киселүе, эшләргә 15 кеше җәлеп ителүе турында сөйләде.

Эш сәфәре ахырында Равил Кузюров Татарстан Республикасы, Самара һәм Ульяновск өлкәләре арасында Тумба участогының 135 һәм 136 кварталларында урнашкан урман ызанын карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International