Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге хезмәткәрләре Зеленодольскта йорт территориясен яшелләндерү һәм төзекләндерү эшләрен үткәргән

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге хезмәткәрләре Зеленодольск шәһәренең Бакый Урманче урамы буенча урнашкан йорт территориясен яшелләндерү һәм төзекләндерү эшләрен үткәргән. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Хәтер һәм Дан елы кысаларында үткәрелгән.

Әлеге йортта федераль программа ярдәмендә торак шартларын яхшырта алган Бөек Ватан сугышында катнашучылар яши. Филиал хезмәткәрләре көче белән барлыгы 25 данәдән артык юкә үсентесе утыртылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International