Кадерле ватандашлар! Хөрмәтле коллегалар!
Илебезнең төп дәүләт бәйрәме – Россия көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!
Россия Федерациясе – меңьеллык тарихы, бай мәдәни һәм рухи мирасы, уникаль традицияләре һәм гореф-гадәтләре булган, күп кенә халыкларны һәм дини конфессияләрне берләштереп торучы ил. Сүз дә юк, Россия дәүләтчелеге җиңел генә формалашмады, тарихта булган иң катлаулы чорларда безне иман, ихласлылык, рух көрлеге, гаделлек хисе һәм Ватанга булган тиңсез мәхәббәт коткарып килде. Без илебез белән хаклы рәвештә горурланабыз һәм аның бөек киләчәгенә ышанабыз.
Бүген Россия Федерациясе алдында уртак көч белән генә хәл итә алырлык мөһим бурычлар тора. Илебез иртәгә нинди булыр, безне һәм балаларыбызны нәрсә көтә – болар өчен һәркайсыбыз җаваплы. Без илебезне тагын да көчлерәк һәм куәтлерәк итә алырбыз дип ышанам.
Бәйрәм белән, кадерле дуслар! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, тынычлык һәм игелек телим!
ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров