ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә икенче ротация кысаларында гади нарат үсентеләре утыртылган

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә икенче ротация кысаларында, чәчкеннәр үсешенә этәргеч бирү һәм аларны яклау өчен биологик препаратлар кулланып, гади нарат орлыклары чәчелгән. Эшләр Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты укытучылары һәм студентлары, шулай ук Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәге хезмәткәрләре тарафыннан башкарылган.

Соңыннан биологик препаратларның орлыклар үсешенә булган йогынтысын өйрәнү планлаштырыла.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, икенче ротация кысаларында ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә барлыгы 3 млн. гадәти нарат орлыгы, 500 мең данә каен орлыгы һәм 500 мең данә сары сәрви агачы орлыгы чәчелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International