25 нче июньдә КДАУ урман хуҗалыгы һәм экология факультетына 2020 елда укырга керү мәсьәләләре буенча онлайн-конференция булачак

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

Агымдагы елның 25 нче июнендә 15:00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетына укырга керү мәсьәләләре буенча онлайн-конференция узачак. Чара кысаларында абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре әзерлек юнәлешләре, студентлар өйрәнә торган белгечлекләр, дисциплиналар турында белә алачак.

Онлайн-конференциядә катнашу турында тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин: http://kazgau.ru/news/zoom-konferenczii-voprosy-po-online-priyomu-v-kazanskij-gau-v-2020.

Билгеләп үтик, быел, санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, КДАУ кабул итү кампаниясе читтән торып узачак. Шулай итеп, агымдагы елның 20 нче июненнән гариза һәм документларны югары уку йорты сайтында шәхси кабинет аша яки «Югары уку йортына онлайн укырга керү» сервисын сайлап, дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша бирергә мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International