Татарстан Республикасында агачны законсыз әзерләүне, транспортлауны һәм эшкәртүне кисәтү һәм булдырмауны контрольдә тоту көчәйтеләчәк. Чаралар 2020 елның 15 нче июненнән 15 нче июленә кадәр «Лесовоз» оператив-профилактик чарасы кысаларында үткәреләчәк.
Ай дәвамында мобиль патруль төркемнәре агач ташу легальлеген тикшерәчәк. Рейдлар республиканың дәүләт урман инспекторлары һәм ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре катнашында узачак. Шулай ук ЮХИДИ юл-патруль хезмәте стационар постларында да уртак кизү торулар оештырылачак.
Исегезгә төшерәбез, агач материалын урман законнарында билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән рөхсәт документларыннан тыш транспорт белән күчерү вазыйфаи затларга, агач материалын һәм (яки) административ хокук бозу коралы булып торучы транспорт чараларын конфискацияләп яки аннан башка гына, 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр; юридик затларга карата, агач материалын һәм (яки) административ хокук бозу коралы булып торучы транспорт чараларын конфискацияләп яки аннан башка гына, 500 мең сумнан алып 700 мең сумга кадәр административ штраф салынуга сәбәп була.