Татарстанда 2 мең гектар мәйданда урман культураларын агротехник карау эшләре башкарылган

2020 елның 16 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасында урман культураларын агротехник карау эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 16 июненә алар 2 мең гектар мәйданда башкарылган.

Республиканың Саба, Кама һәм Кызыл Йолдыз урман хуҗалыклары хезмәткәрләреЭшләр күләме буенча алдынгылар арасында.

Урман культураларын агротехник карау эшләре – туфракны йомшарту, чүп үләннәрен утау, үсемлекләрне кысалап алу юлы белән үстерелә торган агачлар һәм куаклар үсешенә шартларны яхшыртуга юнәлтелгән чаралар комплексы. Карау ешлыгы җирле шартларны исәпкә алып билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International