Зеленодольск урманчылыгының урман фонды территориясендә урманнарны тәртипкә китерү эшләре башланган. «Урман корылышы − урман хуҗалыгы эшчәнлегенең махсус төре, ул урманнарны рациональ файдалануга, продуктивлылык дәрәҗәсен арттыруга, урманнарны яңадан торгызуга, саклауга һәм яклауга, шулай ук урман хуҗалыгын алып бару культурасын күтәрүгә юнәлтелгән дәүләт чаралары системасын эшләүне тәэмин итә, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рамил Гыйльмашин. – Хәзерге вакытта урманнарны тәртипкә китерү эшләре Кызыл Октябрь участогының 74 нче кварталындагы 10 нчы һәм 15 нче бүлемтекләрендә гамәлгә ашырыла. Эшләрне «Геоземстрой» ҖЧҖ белгечләре башкара.
Исегезгә төшерик, агымдагы елда республикада Зеленодольск, Шәһәр яны һәм Кайбыч урманчылыклары территориясендә 81 мең гектардан артык мәйданда урман корылышы буенча кыр эшләре башкарылачак. Урман корылышы барышында урман утыртмаларының торышына бәя биреләчәк, шулай ук урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча чаралар комплексы эшләнәчәк.
Шуның белән берлектә, быел Лубян урманчылыгы территориясендә урман корылышы буенча әзерлек эшләре дә үткәреләчәк.