Россия Табигать министрлыгы #СадПамятиДома рәсемнәр һәм кул эшләре флешмобының иң яхшы эшләрен билгеләп үтәчәк

2020 елның 17 июне, чәршәмбе

1 нче июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә башланып киткән #СадПамятиДома флешмобында акциянең https://садпамяти2020.рф рәсми сайтында барлык илдән яшь рәсем һәм кул эшләре авторлары катнашкан. Проектта җиңүчеләр РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы тарафыннан билгеләп үтеләчәк, истәлекле бүләкләр һәм илнең тыюлыкларына һәм милли паркларына чакыру алачак.

Конкурска тәкъдим ителгән эшләрнең дистәләрчә мең булуын  исәпкә алып, чараны оештыручылар очраклы сандагы генератор ярдәмендә 75 финалистны билгеләгән. Конкурсның  https://садпамяти2020.рф рәсми сайтында, «Конкурс» бүлегендә шорт-листка нинди рәсемнәр һәм эшләнмәләр эләгүен белү һәм ошаган эшләр өчен тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирү 19 нчы июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерик, «Хәтер бакчасы» – халыкара акция, аның кысаларында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 млн. кеше хөрмәтенә 27 млн. агач утырту планлаштырыла. Бүген, 17 нче июньдә, инде 25,8 млн. агач утыртылган. Аны оештыручылар – РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәме белән «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм Җиңү полководецларын искә алу фонды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International