«Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ һәм «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ хезмәткәрләре Шәһәр яны урманчылыгының Столбище кишәрлегендәге 61, 68 һәм 87 кварталларда 8 санкциясез чүплеккә тап булган һәм бу урыннарны тәртипкә китергән. Алар көче белән барлыгы 3 куб.м. каты көнкүреш калдыгы чыгарылган.
«Кызганыч, әмма урмандагы законсыз чүплекләр Шәһәр яны урманчылыгы өчен гадәти күренеш. Урманга, киләчәгеңә шундый җавапсыз караш булганлыгын күреп, хис-тойгыларны тоткарлап торуы кыен, – ди җитәкче-урманчы Илнур Кәшафиев. – Ел башыннан бирле урманчылык территориясеннән барлыгы 140 кубометрдан артык чүп чыгарылды».