«Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре урман питомнигындагы чәчүлекләрне карау буенча эшләр башкара. «Безнең питомник Аксубай участогының 37 нче кварталында урнашкан, аның мәйданы – 10 гектар. Быел май башында без биредә 0,6 гектар мәйданда нарат, чыршы, каен, юкә, корычагач, тубылгы һәм акация орлыкларын чәчтек, – дип сөйләде «Аксубай урманчылыгы» ТР ДКУ урманнарны торгызу инженеры Марсель Моратшин. – Шытымнар тату, без аларны агач калканнар белән урап алдык һәм хәзерге вакытта чүп үләннәренә каршы көрәш алып барабыз».
«Шулай ук бу көннәрдә ике еллык ланцет яфраклы корычагач кәлшәләрен корычагач шпанкасына каршы һәм каен кәлшәләрен альтернариозга каршы сиптереп чыктык», – дип тә өстәде Марсель Моратшин.
Тулаем алганда Татарстан Республикасы буенча быел урман питомникларында 21 га мәйданда орлык чәчелгән.