Бүген «Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә читтән торып уку бүлегенең 32 нче икътисад төркеме студентларының чыгарылыш квалификация эшләрен яклау булды. Дәүләт имтиханы комиссиясе составында ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, көллият директоры Рим Фәхраҗиев, укыту эшләре буенча директор урынбасары Ирина Богомолова, укытучылар – Надежда Сухова, Татьяна Фәхраҗиева, баш хисапчы Татьяна Козырева һәм кадрлар әзерләү белгече Галина Фәттахова бар иде.
Чыгарылыш квалификация эшләрен яклауга 6 кеше кертелде. Алар комиссия әгъзаларына бюджет учреждениеләрендә бухгалтерлык исәбен оештыру һәм алып бару, салымнар, җыемнар һәм иминият кертемнәрен исәпләү һәм күчерү, һөнәри берлекләр эшчәнлегенә бәйле диплом проектларын тәкъдим итте.
Шулай ук бүген көллияттә 41 нче урман хуҗалыгы төркеменең чыгарылыш квалификация эшләре дә якланды.