Фаразланган мәгълүматларга караганда, 2020 елның 20-26 нчы июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны-урыны белән урманнарда янгын чыгу хәтәренең югары классы көтелә. Иртәгә, 20 нче июньдә, Кайбыч, Апас, Кама Тамагы, Лаеш, Алабуга, Менделеевск, Сарман, Мөслим һәм Азнакай муниципаль районнарында янгын чыгу хәтәренең IV классы булыр дип көтелә.
90% очракта урманнарда янгын чыгуның төп сәбәпчесе булып янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү тора. Әгәр урманда яки урман биләмәсе янында янгын шаһиты булсагыз, бу турыда 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннары буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз.