Нурлат урманчылыгы территориясендә яшь үсентеләрне карау эшләре дәвам итә. «Хәзерге вакытта Тумба участогының 57 нче кварталындагы 7 нче бүлемтектә һәм Восход участогының 67 нче кварталындагы 3 нче бүлемтектә тәрбияви кисүләр алып барыла, эшләргә 10 артык кеше җәлеп ителгән, – дип сөйләде «Нурлат урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Спартак Еливанов. – Быел барлыгы 261 гектар мәйданда шундый эшләр башкару планлаштырыла».
Татарстан Республикасы буенча тулаем алганда, агымдагы елның 19 нчы июненә булган мәгълүматларга караганда, 475 гектардан артык мәйданда яшь үсентеләр каралган.
Яшь үсентеләрне карау (тоныкландыру һәм чистарту) кисүләре – урман утыртмаларының куелыгын җайга салу, яшь үләннәрнең токым составын һәм төп токымдагы агачларның үсеш шартларын яхшырту максатларында үткәрелә торган урман хуҗалыгы чаралары.