ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре Хәтер һәм кайгы көне – Бөек Ватан сугышы башланган көнне «Бер минут тынлык» россиякүләм акциясенә кушылды.
Бүген Россия Федерациясенең барлык субъектларында да Мәскәү вакыты белән 12 сәгать 15 минутта бер минут тынлык башланды – бу 1941 елда нацистлар Германиясенең Советлар Союзына һөҗүм итүе турында хөкүмәт тарафыннан гражданнарга яңгыратылган мөрәҗәгатьнең эфирга чыгу вакыты.
«Бер минут тынлык» россиякүләм акциясе һәлак булган һәр сугышчы һәм барлык сугыш корбаннары турында гомуми һәм мәңгелек хәтер һәм кайгы символы, илебезгә каршы булган агрессия һәм милләтебезгә буйсынмаган һәм тынычлык хакына җиңү бүләк иткән күпмилләтле халкыбызның какшамас ихтыяры һәм батырлыгы турында бөтен дөньяга мәңгелеккә искәртеп тора.