Бүген Министрлыкта урман тармагының яшь белгечләренә республика бюджетыннан бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр алу документларын карау комиссиясенең беренче утырышы булды. Комиссия составында ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, Министрлыкның эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре бар иде.
Исегезгә төшерик, 2020 елның 1 нче гыйнварында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Урман тармагының яшь белгечләренә финанс ярдәме чаралары турында» 2019 елның 16 декабрендәге 1144 номерлы карары үз көченә керде. Аның нигезендә урман секторының яшь белгечләренә Татарстан Республикасы бюджетыннан ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган дәүләт учреждениеләренә эшкә кергән яшь белгечләргә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү бирү тәртибе билгеләнгән. Түләү алуга өчен 30 яшькә кадәрге, урман профилендәге уку йортларын тәмамлаган һәм финанс ярдәме күрсәтү турында килешү төзелгәннән соң кимендә өч ел эшләргә тиешле яшь белгечләр дәгъва итә ала.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, һөнәри белем бирү оешмасын тәмамлаган яшь белгечләр – 150 мең сум, югары белем бирү оешмасын бетереп чыккан белгечләр 300 мең сум күләмендә акча ала.
Утырыш барышында 2019 һәм 2020 елларда Әгерҗе, Биләр, Кайбыч, Кама, Нурлат, Чирмешән урманчылыклары һәм Кайбыч махсус орлыкчылык урман хуҗалыгында эшкә урнашкан 8 яшь белгечнең документлары каралды.
Бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләрне бирү механизмы турында тулырак мәгълүматны ТР хокукый мәгълүматының рәсми порталында белергә мөмкин: http://pravo.tatarstan.ru/rus/npa_kabmin/post/?npa_id=496511.