Шәһәр яны урманчылыгының урман фонды территориясендә ликвид булмаган агачны җыю эшләре дәвам итә. «Хәзерге вакытта Матюшино участогының 71-82 кварталларында эшләр бара, аларга 7 кеше җәлеп ителгән, – дип сөйләде участок урманчысы Нурсил Гыйбадуллин. – Бу төр эшнең максаты – урман фондының санитар торышын яхшырту һәм урман янгыннары килеп чыгу куркынычын киметү, шулай ук халыкның иминлеген тәэмин итү. Без зыян күргән, корыган һәм авария хәлендәге агачларны җыештырабыз, бакча ширкәтләренә бара торган юл буйларындагы территорияләргә аерым игътибар бирәбез».
Аның сүзләренә караганда, агымдагы елда Шәһәр яны урманчылыгының урман фонды территориясендә барлыгы 120 га мәйданда ликвид булмаган агач җыю эшләре башкарылачак.
Белешмә өчен. Ликвид булмаган агач – черү аркасында зарарлануы, шулай ук янгыннар һәм стихияле башка төрле бәла-казалар нәтиҗәсендә хуҗалык максатларында файдалану үзлекләрен җуйган агач материалы. Җил аударган, давыл еккан, җир өслегендә янган һәм башкача зарарланган агачлар барлыкка килгән урыннарда һәлак булган агачларның гомуми запасыннан 90% артык өлеше ликвидлы булмаган агач тәшкил иткәндә ликвидлы булмаган агач материалы җыештырып алына. Беренче чиратта, эшләр махсус сакланыла торган кишәрлекләрдә, рекреация зоналарында, урман паркларында, санитар-гигиеник һәм савыктыру функцияләрен үтәүче урманнарда, юллар буйларында урнашкан яклагыч полосаларда, мемориаль утыртмаларында һәм аеруча кыйммәтле башка урман биләмәләрендә башкарыла. Башкача максатчан билгеләнештәге һәм яклаучы урманнарның башка категорияләрендәге җирләрдә ликвидлы булмаган агачны җыештыру урманнарда зарарлы организмнарның чыганаклары барлыкка килү яисә янгын куркынычы булган очракларда башкарыла.