Бүген Министрлыкның урман хуҗалыгы музеенда Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Аның кысаларында урман тармагы ветераннарына «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» дигән истәлек билгеләре тапшырылды.
Тантаналы чараны ачып, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ветераннарны Татарстан Республикасы урман комплексының торышы белән таныштырды. Ул урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарыла торган эшләр, Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең матди-техник базасын яңарту, мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү, тармакның яшь белгечләренә ярдәм итү, урман комплексын цифрлаштыру, шулай ук алдагы чорга бурычлар турында сөйләде.
«Әлбәттә, бу казанышларның һәм күрсәткечләрнең барысына да сездән башка ирешеп булмаган булыр иде. Нәкъ менә сезнең кулларыгыз белән Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының тотрыклы үсешенә нигез салынды, – диде Равил Кузюров очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Министрлык коллегиясе исеменнән һәм шәхсән үземнән сезгә газиз республикабыз хакына нәтиҗәле, иҗади хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Сез Татарстанның урман хуҗалыгын торгызуга бәяләп бетергесез өлеш керттегез, коллегаларыгыз һәм иптәшләрегез арасында лаеклы абруй һәм хөрмәт казандыгыз».
«Сезне чын күңелдән безнең барыбыз өчен дә мөһим бәйрәм – Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулу белән тәбрик итәм! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, озын гомер һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телим!» – дип өстәде министр.
Аннары урман тармагы ветераннарына бүләкләр тапшыру тантанасы булды. Татарстан АССР (Татарстан) урман хуҗалыгы министрының элеккеге урынбасарлары Евгений Александрович Гуськов, Зиннур Нигъмәт улы Хәйруллин, Мансур Насыйх улы Әхмәтов, Илгиз Нәҗип улы Зарипов, Харис Гайнетдин улы Мусин, Михаил Иванович Филимонов һәм Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчек бүлегенең элеккеге башлыгы Илдус Мөнир улы Мәгыйзов «Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы» истәлек билгесенә, шулай ук ТР урман хуҗалыгы министрының Рәхмәт хатларына лаек булды. Бүләкләрне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров тапшырды.
Үзенең җавап сүзендә Евгений Гуськов сугыштан соңгы чорда урман хуҗалыгын торгызуда ветераннарның төп ролен ассызыклады һәм тармакны алга таба үстерү буенча киңәшләрен җиткерде. «Мондый бүләк алуы бик күңелле. Бу чараны оештырган өчен һәм шәхсән министр Равил Әфраимовичка, даими игътибар һәм ярдәм күрсәткәне өчен, зур рәхмәт», – дип билгеләп үтте ул.