Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге хезмәткәрләре «Урманга һәр яфрак кадерле» акциясенә кушылган

2020 елның 26 июне, җомга

«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге хезмәткәрләре «Урманга һәр яфрак кадерле» акциясенә кушылган. Аның кысаларында учреждение белгечләре тарафыннан 100 килограммнан артык макулатура җыелган һәм икенчел чималны кабул итү пунктына китерелгән.

«Урманга һәр яфрак кадерле» акциясенең максаты – җәмәгатьчелек игътибарын әйләнә-тирәлекне һәм агачларны саклау проблемаларына җәлеп итү. Чөнки махсус чистартудан соң җыелган макулатура кабат эшкәртү һәм алга таба файдалану өчен кыйммәтле чимал алуга яраклы булып тора. Эшкәртелгән макулатурадан катыргы, салфеткалар, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба һәм башка кәгазь эшләнмәләр ясала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International