Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мөслим муниципаль районына эш визиты белән барды

2020 елның 26 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мөслим муниципаль районына эш визиты белән барды. Мөслимдә ул сугыш һәм хезмәт даны мемориаль комплексын карады һәм «Батырлар йорты» музеенда булды. Аңлатмаларны муниципаль район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов бирде. Ул әлеге мемориаль комплексның реконструкциядән соң агымдагы елның 24 июнендә ачылуы хакында сөйләде.

Шулай ук Равил Кузюров «Киләчәк» паркында да булды, анда Россиякүләм авыл сабан туен уздыру планлаштырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International