«Бөгелмә урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре урман питомнигындагы чәчүлекләрне карау буенча эшләр башкара. «Безнең питомник Бөгелмә участогының 71, 73 кварталларында урнашкан, аның мәйданы 10,5 гектар тәшкил итә. Быел без биредә 0,9 гектар мәйданда нарат, чыршы, каен, юкә, корычагач, тубылгы һәм сәрви агачы орлыкларын чәчтек, – дип сөйләде «Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ урманнарны торгызу инженеры Нурфия Ибраһимова. – Хәзерге вакытта питомникта сезонлы эшләрне башкарабыз. Беренчедән, бу, әлбәттә инде, чүп үләннәренә каршы көрәш, икенчедән, туфракта дым саклау һәм үсемлек тамырларына һава яхшырак үтеп керсен өчен рәт араларындагы туфракны эшкәртү».
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда Татарстан Республикасы буенча урман питомникларында 21 га мәйданда орлыклар чәчелгән.