«Зеленый патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Ютазы районы Ютазы урта мәктәбе укучылары арасында макулатура җыю буенча акция үткәргән.
Акциядә барлыгы 43 кеше катнашкан. Аның нәтиҗәләре буенча 1,5 тонна макулатура җыелган.
Эшкәртү өчен иң күп чималны Ильвина Закирова тапшырган. Икенче урында – Илмир Латыйпов, өченчедә – Гомәр Хафизов. Акциянең аерым катнашучылары мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнгән.