Бүген «Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә 2020 елгы чыгарылыш укучыларына диплом тапшыру тантанасы узды. Көллиятне тәмамлаган укучыларны Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм уку йорты директоры Рим Фәхраҗиев котлады.
ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров чыгарылыш сыйныф укучыларына видеоэлемтә буенча мөрәҗәгать итте. Ул кыскача гына Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының торышы, алдагы чорга өстенлекле бурычлар турында сөйләде һәм урман тармагының яшь белгечләренә финанс ярдәме чаралары турында искәртеп узды.
«Студент еллары – кеше тормышындагы иң яхшы чор, дип юкка гына әйтмиләр. Мин ышанам ки, сез Лубян урман-техника көллиятендә үткәрелгән вакытны бик теләп искә алырсыз. Сез монда яңа белемнәр, күнекмәләр, беренче җиңү һәм беренче җиңелү «чирканчыгы» алдыгыз, – дип билгеләп үтте министр. – Һөнәри осталыгыгыз, игътибарыгыз, ярдәмчеллегегез һәм тармак өчен кадрлар әзерләүгә керткән өлешегез өчен көллият укытучыларына аерым рәхмәт белдерәсем килә».
«Әлбәттә, урман хуҗалыгында эшләве җиңел түгел. Урманчы – ул һөнәр генә түгел, ә күңел халәте һәм холык күрсәткече дә. Министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләрнең ишекләре сезнең өчен һәрвакыт ачык, – дип өстәде Равил Кузюров. – Сезне көллиятне тәмамлавыгыз белән котлыйм! Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, уңышлар, якты вакыйгалар, истә калырлык очрашулар телим».
Исегезгә төшерик, «Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә 1921 елдан бирле урман хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләнә. Бу вакыт эчендә биредә 9,4 меңнән артык белгеч укытып чыгарылган. Хәзерге вакытта көллияттә өч юнәлеш буенча белем бирелә: урман һәм урман-парк хуҗалыгы, бакча-парк һәм ландшафт төзелеше, икътисад һәм бухгалтерлык исәбе (тармаклар буенча).