2020 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагын) һәм федераль дәүләт янгын күзәтчелеген гамәлгә ашыруга йомгак ясалды. Шулай итеп, бу чорда дәүләт урман инспекторлары республиканың урман фонды җирләрендә 8 мең патрульлек үткәргән, административ хокук бозулар турында 408 беркетмә төзелгән.
Урманнарда санитар һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм урман кишәрлекләреннән файдаланучыларның килешү шартларын бозуы иң еш очрый торган хокук бозу очраклары булып тора.
Болар белән берлектә Россия Федерациясенең урман законнары таләпләрен бозуга юл куймау турында 1,4 мең кисәтү дә бирелгән. 1,1 мең кисәтү үтәлгән.