Урман тармагы ветераны Әхмәдулла Һади улы Газизуллинга «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе тапшырылды

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов урман тармагы ветераны Әхмәдулла Һади улы Газизуллин белән очрашты. Ул ветеранга республиканың урман комплексы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде һәм «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесен, шулай ук ТР урман хуҗалыгы министрының Рәхмәт хатын тапшырды.

Газизуллин Әхмәдулла Һади улы 1931 елның 20 нче мартында Актаныш районы Түбән Арбаш авылында (хәзер – ТР Мамадыш районы) туган. Хезмәт эшчәнлегендә Саба урман хуҗалыгы остасы, Югары Катун урман хуҗалыгы (Алтай крае) урманчысы ярдәмчесе, Лубян урман хуҗалыгы техникумы укытучысы, Багана урман хуҗалыгының Ромодан урманчылыгы урманчысы, Кама механик урман хуҗалыгының баш урманчысы, Зеленодольск сынап карау-күрсәтү механик урман хуҗалыгы каршындагы Татар урман-химия лабораториясе мөдире, өлкән укытучы, доцент, профессор, Мари дәүләт техник университетының экология, туфрак белеме һәм табигатьтән файдалану кафедрасы мөдире, Казан авыл хуҗалыгы академиясенең урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы мөдире, «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ директоры урынбасары булып эшләгән.

Әхмәдулла Һади улы тарафыннан урман туфрак белеме, урман белеме һәм урманнан файдалану өлкәсендә 250дән артык фәнни һәм фәнни-методик эш бастырып чыгарылган. Аерым алганда, аның җитәкчелегендә утырту материалын үстерү, урман ресурсларын куллануны оптимальләштерү һәм яңадан торгызу буенча тәкъдимнәр эшләнгән.

Нәтиҗәле, фидакарь хезмәте һәм үз эшенә бирелгәнлеге өчен Әхмәдулла Газизуллин «РСФСР урман байлыкларын саклау һәм арттыру өчен» билгесе белән бүләкләнгән, «Татарстан АССР Атказанган урманчысы», «Россия Федерациясенең Атказанган урманчысы», «Хезмәт ветераны» һ.б. мактаулы исемнәргә лаек булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International