Татарстан Республикасында урман культураларын агротехник карау эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 3 нче июленә алар 7,2 мең га мәйданда башкарылган.
Республиканың Минзәлә, Кама һәм Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы хезмәткәрләре эш күләме буенча алдынгылар рәтендә.
Урман культураларын агротехник карау эшләре – туфракны йомшарту, чүп үләннәрен утау, үсемлекләрне кысалап алу юлы белән үстерелә торган агачлар һәм куаклар үсешенә шартларны яхшыртуга юнәлтелгән чаралар комплексы. Карау ешлыгы җирле шартларны исәпкә алып билгеләнә.