КДАУ урман хуҗалыгы һәм экология факультетында чыгарылыш квалификация эшләрен яклау тәмамланган

2020 елның 3 июле, җомга

Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында 4 нче һәм 6 нчы курс студентларының чыгарылыш квалификация эшләрен яклау тәмамланган. «Быелгы санитар-эпидемиологик хәл аркасында, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы күрсәтмәләре буенча, диплом эшләрен яклау видеоконференция режимында Zoom платформасы базасында узды», – дип сөйләде факультет деканы Людмила Пухачева.

«Урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу, стандарт утырту материалы үстерү белән бәйле барлыгы 92 диплом проекты каралды, – дип өстәде ул. – Барлык студентлар да үз эшләрен югары дәрәҗәдә яклады, өстәвенә мәгълүмат җыю, анализлау һәм системалаштыру күнекмәләрен дә күрсәтте».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International