«Новости регионов России» порталында Җыелма күзәтү 2020: «Россия төбәкләре үсеше – дәүләт көче!» формалаштырыла

2020 елның 6 июле, дүшәмбе

«Новости Росси» мәгълүмат агентлыгы һәм «Экономическая политика России» журналы редакциясе «Новости регионов России»  төбәк яңалыклары порталында Җыелма күзәтү 2020: «Россия төбәкләре үсеше — дәүләт көче!» дигән күзәтү оештыра (https://regioninformburo.ru/category/society).

Әлеге Җыелма күзәтүдә түләүсез рәвештә территорияләрне социаль-икътисадый һәм инвестицияле үстерү, аларның финанс тотрыклылыгын тәэмин итү һәм бәя билгеләү стратегияләрен эшләү, эшкуарлыкны һәм кулланучылар базарын үстерү, торак төзелеше һәм шәһәр төзелеше, сәнәгатьчелекне һәм транспорт инфраструктурасын үстерү, агросәнәгать комплексы, торак-коммуналь хуҗалыгы, ягулык-энергетика комплексы системасын камилләштерү һәм экологик куркынычсызлык, азык-төлек куркынычсызлыгын ныгыту, табигый, мәдәни, спорт-туризм, фәнни-белем бирү потенциалын арттыру, мәгълүматлаштыру һәм элемтә, ГХАТ органнары һәм нотариат хезмәтләреннән, медицина ярдәменнән, Россия Федерациясендә яшәүчеләрне граждани, хокукый һәм социаль яклау хезмәтләреннән файдалана алу дәрәҗәсен һәм сыйфатын арттыру эшендә төбәк һәм муниципаль дәүләт идарәсе органнары, учреждениеләр, предприятиеләр һәм оешмалар чаралары турында актуаль мәгълүмат урнаштырылачак. Мөһим яңалыкларны бушлай урнаштыру формасы – https://regioninformburo.ru/add-news.

Җыелма күзәтүне формалаштыруда катнашучылар: федераль, төбәк һәм муниципаль дәүләт идарәсе органнары, шулай ук, 2014 елның 27 маендагы 136-ФЗ номерлы федераль закон өстәмәләрен исәпкә алып, барлык төр муниципаль берәмлекләрнең (авыл җирлеге, шәһәр җирлеге, муниципаль район, шәһәр округы, федераль әһәмияттәге шәһәрнең шәһәр эче территориясе, эчке бүленеше булган шәһәр округы, шәһәр эчендәге район) учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре.

Җыелма күзәтү 2020: «Россия төбәкләре үсеше — дәүләт көче!» формалаштыру Россия Федерациясе Конституциясе һәм федераль законнар нигезендә илнең бөтен территориясендә гражданнарның икътисадый, сәяси һәм социаль хокукларын гамәлгә ашыру өчен тигез мөмкинлекләр тудыру, аларның тормыш сыйфатын күтәрү, төбәкләрнең тотрыклы икътисадый үсешен һәм фәнни-технологик үсешен тәэмин итү, Россия Федерациясе субъектларының һәм муниципаль берәмлекләрнең баланслы һәм тотрыклы социаль-икътисадый үсеше нигезендә дөнья базарларында РФ икътисадының конкуренциягә сәләтлелеген күтәрү, шулай ук халыкны төбәк һәм җирле мәсьәләләрне хәл итүгә максималь рәвештә җәлеп итүгә мәгълүмати ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International