Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда эшкә йомгак ясалды һәм 2020 елның 3 нче кварталындагы бурычлар турында фикер алышу булды. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов үткәрде. Чарада Республика урманчылыклары җитәкче-урманчылары һәм урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Үзенең чыгышында Илгизәр Зарипов федераль дәүләт урман күзәтчелеген һәм урманнарда федераль дәүләт янгын күзәтчелеген гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, «Лесовоз» оператив-профилактик чарасыны турында сөйләде. Аерым алганда, ул хәбәр иткәнчә, 2020 елның 1 нче яртыеллыгында дәүләт урман инспекторлары республиканың урман фонды җирләренә 8,6 меңнән артык патрульлек үткәргән. «Административ хокук бозулар турында 430дан артык эш кузгатылды, гомуми суммасы 590,8 мең сумлык 177 административ штраф билгеләнде», – диде Илгизәр Зарипов.
Киңәшмәдә шулай ук ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров тә чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасы территориясендә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын үтәүгә һәм Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең FSC стандартына (6-01 версиясе, лицензия коды – FSC-C120006) туры килүенә тукталды.
Аның сүзләренә караганда, Чирмешән, Мамадыш, Идел буе, Арча, Болгар, Кәләй, Азнакай, Әлмәт һәм Тәтеш урман хуҗалыклары хезмәткәрләре дәүләт йөкләмәсен үтәү буенча алдынгылар рәтендә. Зәй, Алабуга, Түбән Кама һәм Шәһәр яны урман хуҗалыклары белгечләренә эшне тизләтергә кирәк.
Утырышка йомгак ясап, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов урманчы җитәкчеләргә урман законнары бозылу очракларын кисәтү һәм ачыклауга контрольне көчәйтергә һәм урман утыртмаларын урман патологиясе буенча тикшерү эшләрен тизләтергә кушты.
Соңыннан Илгизәр Зарипов киңәшмәдә катнашучыларны COVID-19 коронавирус йогышын профилактикалау чараларын катгый үтәргә өндәде.