«Түбән Кама» милли паркы «Урман өйләре» онлайн-лагерен ачкан

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

Алабуга шәһәрендә «Түбән Кама» милли паркы оештырган «Урман өйләре» онлайн-лагере эшли башлаган. Конкурста яше ничәдә булуга карамастан, теләге булган һәркем катнаша ала.

Атна саен чарада катнашучылар мавыктыргыч мастер-класслар узып, иҗади биремнәр үтәячәк, сынаулар барышында парк территориясендә яшәүче вак җәнлекләрнең һәм кошларның тораклары белән таныша алачак.

Проектта катнашу өчен «ВКонтакте» һәм Instagram социаль челтәрләрендә «онлайн-лагерь» тамгасы һәм #лесныедомишки_нижняякама хештегы белән чыккан язмаларны күзәтеп барырга, шулай ук билгеле бер өй биремнәрен үтәргә кирәк.

Смена ахырында, 10 нчы һәм 11 нч августта, призлар уйнатылачак. Проект турында тулырак мәгълүматны рәсми сайтта белергә мөмкин: http://nkama-park.ru/news/2020-06-30-1346.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International