ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында мәнфәгатьле затларны Шәһәр яны урманчылыгының урман хуҗалыгы регламенты проекты белән таныштыру процедурасы башланды.
Шулай итеп, теләге булган һәркем әлеге белдерү бастырылганнан соң 30 календарь көне эчендә проект буенча үз искәрмәләрен һәм тәкъдимнәрен җибәрергә хокуклы.
Министрлык белгечләре мәнфәгатьле затларга тәкъдимнәрнең асылын һәм кыскача нигезләнешен бәян итәргә кирәк, дип билгеләп үтә. Шулай ук гражданнар өстәмә материалларны электрон рәвештә яки кәгазь чыганакларда, шул исәптән схемаларда, графикларда һәм башка чаралар ярдәмендә дә теркәп куя ала (тапшырылган материаллар кире кайтарылмый).
Шәһәр яны урманчылыгының урман хуҗалыгы регламенты проекты белән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин. Искәрмәләр һәм тәкъдимнәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420124, ТР, Казан шәһәре, Ямашев проспекты, 37А, шулай ук әлеге электрон адрес буенча да: Minleshoz@tatar.ru.