КДАУ урман хуҗалыгы һәм экология факультетында укырга керү өчен документлар кабул ителә

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында 2020 елда укырга керү өчен документлар кабул ителә. Санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, кабул итү кампаниясе дистанцион форматта уза. Гариза һәм документларны югары уку йортының шәхси кабинеты аша яки Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталында, «Югары уку йортына укырга керү өчен гариза тапшыру» сервисы ярдәмендә бирергә мөмкин.

Бакалавриат программасы буенча «Урман эше», «Ландшафт архитектурасы» һәм «Экология һәм табигатьтән файдалану» белгечлекләре буенча, магистратура программасы буенча – «Урман эше» һәм «Ландшафт архитектурасы» белгечлекләре буенча укучылар туплана. Абитуриентлар университетка БДИ нәтиҗәләре буенча да, югары уку йорты үткәрә торган укырга керү сынаулары нәтиҗәләре буенча да кабул ителергә мөмкин. Көндезге һәм читтән торып уку формалары каралган.

«Быел студентлар өчен «Урман эше» һәм «Ландшафт архитектурасы» белгечлекләрендә 20шәр бюджет урыны бар. Укучыларга стипендияләр, социаль стипендияләр түләнә, тулай торак бар. Хәзерге вакытта безнең корпуста ремонт эшләре бара, – дип сөйләде факультет деканы Людмила Пухачева. – Бездә студентларны уңышлы укыту өчен барлык шартлар да тудырылган, без теоретик белемнәр генә түгел, гамәли белемнәр дә бирәбез».

Тулырак мәгълүматны югары уку йорты сайтында белергә мөмкин: http://priem.kazgau.ru яки 8 (843) 236-66-71, 567-46-30 телефоны буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International