Кама урманчылыгы территориясендә урман культураларын агротехник карау эшләре дәвам итә. «Хәзерге вакытта Усали участогының 85 нче кварталындагы 16 нчы бүлемтектә агротехник карау чараларын үткәрәбез. Эшләргә 12 кеше җәлеп ителде, – дип сөйләде «Кама урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Фәрит Могминов. – Быел мондый эшләр барлыгы 1050 гектар мәйданда башкарылачак. Аларны август башында төгәлләргә планлаштырабыз».
Тулаем алганда, Татарстан Республикасы буенча агымдагы елның 10 нчы июленә урман культураларын агротехник карау эшләре 10,1 мең га мәйданда башкарылган.